2019 елның 9 апрелендә "Факел" яшүсмерләр клубында "Хайваннар илендә" исеме астындагы өченче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик викторина үтте. Балаларга табигатькә, әйләнә-тирәгә мәхәббәтне балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга кирәк. Хайваннар дөньясына игътибар итергә, ничек сакларга икәнлеген аңлату безнең төп максатыбыз.
Балалар викторина барышында хайваннар дөньясына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм шулай ук бик күп яңа файдалы мәгълүмәтләр алдылар.