2019 елның 2 мартыннан 3 мартына кадәр Кукмарада бокс буенча «10 нчы Ачык ринг» турниры узды. Турнирда Казан шәһәре, Кукмара шәһәре, В. Поляны,Биектау авылы, Арча шәһәре, Балтач штп, Байлар Сабасыннан яшь боксчылар катнашты.. Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар:
- Зарипов Якуб
- Сөләйманов Солтан
- Хәлимов Раил
- Хәсәнов Альберт
Тренер Зәкиев Васил Ревалевичка физик һәм спорт тәрбиясе үсешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм безнең учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Ә тәрбияләнүчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга югары максатлар куярга, үҗәтлек, рух көче һәм аларга хас осталык белән ирешергә телибез. Һәрвакыт яхшы формада булырга.