"Нур бөркелә йөзләрдән" тематик кичә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

4 март көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә “Нур бөркелә йөзләрдән” исемле Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тематик чара үтте. Биредә Башкортстаннан ерак араларны якын итеп килгән кунагыбыз Венера Мәҗитова катнашты. Венера Мәҗитова-журналист, Татарстан һәм Россия журналистлар ,берлеге әгъзасы “Өй ашлары”, “Хуҗабикә” китапларының авторы. Чарада ул хезмәтләренең нәшер ителү тарихы һәм үзенең эшчәнлеге турында сөйләде.  Венера ханым итап укучылар белән бик җылы аралашты, киңәш һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Очрашу азагында Үзәк китапханә директоры Резидә Мөдәрис кызы чыгыш ясады. Чарадан китап укучыларыбыз югары кәеф белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International