27 февраль көнне Чепья балалар китапханәсе китапханәчесе сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укучы балалар янына керде. Укучыларны китапханәнең кыскача эшчәнлеге белән таныштырды, яңа кайткан русча әдәбият белән таныштырды, мәктәп программасы буенча үтә торган китапларга күзәтү үткәрде. Аеруча ошаган китапларны балалар өйләренә укырга алдылар.