2019 елның 2 мартында 7: 00 сәгатьтә Балтач ш.т. п. һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, аларда район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктлар сатып ала алачак.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре катнашачак .
Ярминкәдә ялгыз яшәүче ветераннарга, пенсионерларга, шулай ук мөмкинлекләре чикле гражданнарга социаль такси хезмәте эшләячәк.