Балтач район Советының уникенче утырышы

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Бүген сәгать 9.00 дә икенче чакырылыш Балтач район Советының уникенче утырышы булып үтте.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр кралды:
1. «Балтач муниципаль район бюджетының керем өлешенең үтәлеше, аны арттыру буенча чаралар күрү, дәүләт җирләрен һәм муниципаль мөлкәтне нәтиҗәле куллану турында», докладчы Р.М. Ильясов - Балтач муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе. Шулай ук бу мәсьәлә буенча Ф.Ф. Ибениев - район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе һәм М.С. Гыймадиев - Пыҗмара авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясадылар.
2. «Балтач муниципаль районында 2012-2015нче елларга исәпләнгән кече эшмәкәрлекне үстерү Программасы турында» докладчы А.Н. Зәкиев – район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе. Әлеге мәсьәлә буенча Норма авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф.Абдрахманов та үз теләкләрен белдерде.
3. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында»гы законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыгу турында», докладчы Ш.Ф. Борһанов – район башкарма комитетының төзелеш, архи-тектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары (баш архитектор).
4. «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме бирү ту-рында», докладчы Рамил Илдус улы Шакиров – район башкарма комитеты җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International