25 нче гыйнварда Борнак авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Р.В.Каримов, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар катнашты.
Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә, шулай ук гражданнардан җыелган үзара салым акчасының тотылышына отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде. Катнашучылар 2018 елның җирлек бюджеты үтәлеше белән дә таныштылар.