Бүген районыбыз халкы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп, Җиңүнең 67 еллыгына багышланган татантанага, Батырлар аллеясы каршына җыйналды. Мәңгелек ут янына бәйләм-бәйләм чәчәкләр салды, бер минут тынлык белән сугыш кырларында ятып калган якташларын, туганнарын хөрмәт белән искә алдылар.