Балтач муниципаль районы башлыгы М.Х.Зариповның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 67 еллыгы уңаеннан котлавы

2012 елның 7 мае, дүшәмбе

      Балтач район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән уземнең исемнән чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 67 еллыгы белән чын куңелдән тәбрик итәм! Һәркайсыгызга бәхет, сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләргә рөхсәт итегез.
Тупларнын сонгы залплары кешелек дөньясына билгеле иң дәхшәтле сугышның тәмамлануын бөтен дөньяга белдергән кояшлы май көненнән безне 67 ел аерып тора. Бөек Ватан сугышы кешеләр хәтерендә гадәттән тыш хәл буларак, бөтен ил өчен иң авыр сынау буларак мәңгегә уелып калды. Ул гаять киеренке көч куюны, кире кайтарып булмаслык матди югалтулар һәм куп санлы корбаннар тәлап итте. Боларның барысына да карамастан, безнең халкыбыз иң югары дәрәжәдәге әхлакый сыйфатларын, күәтле патриотизм көчен күрсәтте, барысына да чыдады һәм җинде. 1945 елның Җиңү китергән соенечле май аеннан соң күпме генә еллар үтмәсен, нинди генә вакыйгалар булмасын, тарихка ераграк китә барган саен, фашизмны тар-мар иткән совет солдатының, безнең халыкның үлемсез каһарманлыгы ачыграк күренә бара. Барлык авырлыкларны җиңеп, канкойгыч сугышны башлаучыларны уз иленнән генә куып чыгарып калмыйча, анын оясына барып тар-мар итуче, фашистлар коллыгыннан дистәләрчә халыкларны азат итүче, доньяда гуманистик идеяларнын жиңуенә нигез салучы совет солдатынын тиңдәшсез батырлыгы гасырлар буенча халкыбыз, прогрессив донья җәмәгатьчелеге хәтерендә сакланачак.
Сугыш өермәсе күп газаплар кичергән газиз җиребез буйлап тормышыбызны тузгытып узды, 1700дән артык шәһәр һәм 70 меңнән күбрәк авылларны хәрабә хәленә китерде, һәр йортка, һәр семьяга кайгы-хәсрәт, төзәлмәслек тән хәм җан яралары алып килде. Туганнарыбызны хэм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, куплэрне туган туфрагыннан аерды, язмышларын жимерде. Кешелек тарихында иң котычкыч бу сугыш балаларны да, хатын-кызларны да, картларны да – берәүне дә аямады.
Безнең сугыш корбаннарының берсен дә онытырга хакыбыз юк. Фәкать безнең Татарстаннан гына фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, алар арасында 12 меңгә якын кеше – Балтачлылар. 5981 батырларыбыз сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калды. Бу Җиңү көнендә һәр шәһәрдә, һәр авылда , һәр йортта ул котычкыч сугыш корбаннарын - рәхимсез бәрелешләрдә һәлак булган һәм гитлерчылар төрмәләрендә җәзалап үтерелгән, шәһәрләр блокадасында ачлыктан, хәрби госпитальләрдә һәм тылда авыр хезмәттән үлгән кешеләрне искә алалар. Буген дә әле күп семьяларда каберләре билгеле булмаган, хәбәрсез югалган якыннарын, туганнарын күңелдән барлыйлар, үзләре инде кайтмасалар да, алар турында хәбәр көтәләр. Бу 2012 елга чыккач 46 хәбәрсез югалган райондашларыбызның кайсы җирдә газиз башларын ил азатлыгы өчен салганлыгы ачыкланды. Бу билгесез югалган райондашларыбызның каберләре табылуы, кайсы җирлектә күмелуе турында хәбәрләр гомер буе көткән эниләрнең, апаларның, туганнарының күңелләрендә өмет чаткысы уята.
Якташларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыгы аларны мәңгелек данга күмде. Алар арасында алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 кеше медальләр белән бүләкләнде. Дошман өеренең оясы булган Берлин өстенә беренчеләрдән булып Кызыл Байрак элгән Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин, полк белән командалык иткән полковник Хәбибулла Ибраһимов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Хафиз Сабиров, Васыйл Булатов һәм Бакый Рәхимов һәм башка бик күпләрнең каһарман язмышлары сугыштан соңгы барлык буыннар өчен үрнәк булып тора.
Районыбызның 68 хатын-кызы Бөек Ватан сугышында егетләрчә, ирләрчә сугыштылар.
Ул елларда районыбызның бөтен халкы, олысы һәм кечесе, тулысы белән «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән лозунг астында хезмәт куйды. Шуңа күрә дә бу шатлыклы бәйрәм көнендә без каһарман сугышчылар белән бергә, ач-ялангач, салкын язгы суларда чабаталы килеш , дистәләрчә километрлар чәчү орлыкларын иңнәренә салып, алып кайткан, колхоз кырларында көнне-тонгә ялгап эшләп, уртак җиңуне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә зур ихтирам хисләре белән искә алабыз. Кулларыгызның җылылыгы һәм олы йөрәкле булганыгыз өчен, бетмәс-төкәнмәс хәвефле һәм йокысыз төннәрегез өчен рәхмәт Сезәэ! Сугыш елларының күтәрә алмаслык авырлыклары күп милләтле районыбыз халкының ихтыярын сындыра алмады, җиңүгә булган ышанычын какшатмады.
Хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле райондашлар!
Дәһшәтле сугыш еллары ерагайган саен, Бөек Җиңуне яулаган, аны якынайткан, үзләрен онытылмас данга күмгән ветераннарыбыз сафы, ни кызганыч, сирәгәя бара. Бүген районыбызда 60 фронтовик, 1152 тыл хезмәтчәне яши. Илебез һәм Респуликабыз җитәкчелеге ветераннарыбызның бүгенге тормышын җиңеләйтү өчен күп чараларны тормышка ашыра, районыбызда сонгы ике елда гына 318 ветераныбыз яңа тору урыннарына күчеп, торак шартларын яхшырта алдылар, бу эш бүген дә дәвам итә.
Хөрмэтле ветераннар!
Якты тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен без Сезгә чиксез бурычлы! Без Сездән үрнәк алабыз, Сезгә сокланабыз, Сезнен белән горурланабыз!
Дан, ихтирам һәм хөрмәт Сезгә , хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Һәлак булганнарга мәңгелек дан!
Җиңү көнең якынайту , фашизмны тар-мар итү өчен гомерләрен дә кызганмыйча армый-талмый көрәшкән хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгы, рухи ныклыгы алдында баш иябез. Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек телибез.
Бөек Җиңү бәйрәме белән Сезне, хөрмәтле райондашлар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International