2018 елның 12 декабрендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне барлык территорияләр өчен дә билгеләнгән Бердәм көн – 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Балтач район башкарма комитеты бинасында (шәһәр тибындагы поселогы) узачак.Балтач, Ленин ур., 42).

Балтач район Советы һәм Балтач район башкарма комитеты компетенциясенә Балтач муниципаль районының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү керә. 

2018 елның 12 декабрендә гариза бирүчеләрне кабул итүче вәкаләтле затлар итеп Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И. С. Галимуллин билгеләнде. 

Кабул итү алдан язылмыйча башкарыла.

Белешмәләр өчен Телефон: 8(84368) 2-40-71, 2-60-84

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне 2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр урыннарда авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International