“Спорт бәйрәме”

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Тормышта сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгелләнергә кирәк.

Бүген, агымдагы елның 20 нче ноябрь көнендә  ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан  “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр  арасында “Спорт бәйрәме ”  исеме астында саф һавада эстафета уздырылды.

Спорт чарасының максаты - өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә  сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгу иде. Тернәкләнүчеләр ике тигез өлешкә бүленеп, күнелле сынаулар аша узып, үзләренең тизлекләрен, җитезлекләрен үзара  сынадылар.

Уздырылган әлеге спорт чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, өлкәннәребезнең яшәү активлыгын арттыра, тернәкләнүгә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International