Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

20 ноябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «авыр кешене ташу һәм күчерү» темасына өченче дәрес булып узды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина катнашучыларга ятып торучы авыруларны дөрес итеп күчереп йөртүне өйрәтте.

Киләсе дәресне декабрь башында үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International