Эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозган өчен административ җаваплылык кырысланды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 7 ноябрендәге 407-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. 

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.42 статьясындагы 2 өлеше үзгәрешләренә ярашлы рәвештә, җәза, территориясендә бозылган эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зонасы буенча дифференциацияләнә.

Иң катгый санкция беренче зона өчен каралган. Бу очракта гражданнарга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә - 50дән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яный. Шулай ук хокук бозучының эшчәнлеген 90 тәүлеккә туктатып тору мөмкин. 

Су белән тәэмин итү һәм эчәргә яраклы су чыганакларын санитар саклау зоналарын (ЗСО) оештыруга һәм эксплуатацияләүгә карата санитар - эпидемиологик таләпләр 2.1.4.1110-02 СанПиН билгеләнгән. 2.1.4. «Эчәргә яраклы су һәм торак урыннарны су белән тәэмин итү. Су белән тәэмин итү чыганакларын һәм эчә торган суүткәргечләрне санитар саклау зоналары», утв. РФ баш дәүләт санитар табибы 26.02.2002.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International