Кешенең шәһесен раслаучы таныклык тапшыру яшьләр тормышында дулкынландыргыч, әһәмиятле чараларның берсе. Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын шәхсилеген раслый. Быелның 15 ноябрендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү булегендә 9 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды.Бүлекнең җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова үзенең ихлас теләкләре белән бергә киңәшләрен дә җиткерде:- “Кулга паспорт алу- өлкәнәю тормышына ныклы адым. Таныклыкка сакчыл карашта булыгыз, Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртегез”- диде ул.
Ә паспортларны яшьүсмерләргә Россия Гимны астында ОУФМС җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды. Тантаналы чарада яшьүсмерләрнең шатлыкларын шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт булеге белгече Айсылу Нуриева да бүлештеләр. Чара барышында:” Бүген сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә үзенчәлекле көн. Онытмагыз- Рәсәй гражданнары булу зур горурлык! Таныклык алгач сез тормышка да зурларча карый башларсыз, эш-гамәлләрегезгә дә сез хәзер үзегез җавап бирәсез. Сезнең өскә җаваплылык та, бурычлар да бирелә. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, киләчәгебез сезнең кулларда.Дөньяда үз аңыгыз, карашыгыз булган яшьләр итеп күрсәтегез үзегезне, максатларга ирешеп яшәгез!”- дигән теләләр яңгырады. Тантаналы чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.