Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда видеоконференц-элемтә системаларыннан файдалану мөмкин

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 7 ноябрендәге 410-ФЗ номерлы Федераль закон белән видеоконференц-элемтә системаларын административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда куллану мөмкинлеге беркетелде.

Судья объектив сәбәпләр аркасында мондый мөмкинлеккә ия булмаган Административ хокук бозу турындагы эш буенча производствода катнашучының суд утырышында катнашуы мәҗбүри дип табылса, судья әлеге затның суд утырышында катнашуы турындагы мәсьәләне техник мөмкинлек булганда видео-конференц-элемтә системаларыннан файдалану юлы белән хәл итә. 

Аның күчермәсе административ хокук бозу турындагы эш буенча производствода катнашучыларга, шулай ук суд яки видео-конференц-элемтә оештырылачак учреждениеләргә җибәрелә. 

Административ хокук бозулар турындагы карарларга шикаятьләр шулай ук видео-конференц-элемтә системаларыннан файдаланып каралырга мөмкин.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International