13 нче ноябрь көнне Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында чираттагы уку оештырылды. Медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина урын өстендә ятучы авыруларны ничек дөрес карарга өйрәтте, шәхси гигиена һәм аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Чарада 20 кеше катнашты.