Алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 13нче ноябрьдә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы Н.М.Накипова, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ф.Ф. Йөсупова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Нургалиев А.Р., опека һәм тәрбия секторы белгече З.Г. Шайхутдинова белән берлектә узды. Үзләрен борчыган сораулар белән районнан 3 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International