2018 елның 5 ноябрендә Балтачның үзәк урамында һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкәне бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр көтте, чөнки анда кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш алып калырга, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин. Өлкән буынга хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен Балтачта социаль такси эшләде, алардан 10 пенсионер файдаланды.