Чепья җирлегендә гомер итүче Сергеева Зоя Герасимовнага 1 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамиль Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.