2018 елның 1 ноябрендә 8.00 сәгатьтә. район Советы утырышы залында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы егерме бишенче утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга, 2020-2021 еллар план чорына үсеш фаразы турында
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план чорына бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында.
4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджет проекты турында.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Балтач муниципаль районы милкендә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән өченче затлар хокукларыннан (кече эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле мөлкәт исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
7. Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында.
8. Балтач район Советының муниципаль хезмәткә кагылышлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
9. Төрлесеннән.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча доклад белән Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. С. Галимуллин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Р. М. Ильясов, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И. М. Фәтхетдинов, Балтач район Советы Аппараты җитәкчесе И. С. Сабиров, район башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, башкарма комитет бүлекләре башлыклары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Депутатлар көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.