Комсомолның 100 еллыгына багышланган чара.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

ВЛКСМ га 100 ел булу уңаеннан, 2018 нче елның 31 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагогы Лилия Зарипова социаль ярдәм алучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрде. Чараның бурычлары: балаларны ВЛКСМ төзелү тарихы белән таныштыру, аларда патриотик хис һәм тәвәккәллек, намуслылык кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Балаларга "Комсомолга 100 яшь" дип исемләнгән презентация һәм “Комсомол” фильмы күрсәтелде. Шулай ук алар комсомол билеты һәм значогы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International