Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре идарәсе тарафыннан "Коррупциясез Татарстан"телетапшыруын әзерләү һәм чыгару буенча киңәшмә уздырылды. Чираттагы чыгарылышы кысаларында дәүләт һәм муниципаль идарә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары каршындагы иҗтимагый советларны коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәгенең эксперт төркемнәре җитәкчеләрен, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләрен чакыру планлаштырыла. Телетапшыруларның чыгарылышы 2018 елның 12 ноябрендә 17: 30 сәгатьтә "ТНВ - Татарстан" телеканалында булачак"