Социаль хезмәткәрләр өчен уку

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы социаль һәм медицина хезмәткәрләренең җыелышы үткәрелде, анда 42 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

Җыелышны «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева ачып җибәрде. Хезмәткәрләрнең эш сыйфатлары белән таныштырып үтте. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Сезнең белән чәйләр тәмле!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашулар оештырган социаль хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.  Директор урынбасары Фәния Йосыпова оешма хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләр, хәрби конфликтлар, янау һәм террорчылык актлары белән янау гамәлләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга 442-ФЗ номерлы Федераль законның төп аспектларын искә төшерде һәм белешмәлекләр таратты.

Социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина катнашучыларны Өлкәннәр декадасында үткәрелә торган чаралар белән таныштырды. Салкыннар башлану сәбәпле, йортларны һәм фатирларны җылыту буенча сезонлы эшләр башкару кирәклеге турында искә төшерде.  

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина "Җылы йорт, чиста ишегалды” акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләргә карамакта торучы өлкәннәребезнен йортларын җылыту, йорт яны территорияларын тәртипкә китерү кирәклеген әйтеп үтте. Шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын милек салымнарын вакытында түләү кирәклегенә юнәлтте.

Өйдә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина «Гепатит авыруы, саклык чаралары һәм профилактика» темасына лекция чыгыш ясады.

Җыелыш котлаулар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International