Октябрь ае башындагы, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган күңелле бәйрәм - яхшы гадәткә кереп китте. Агымдагы елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Тормыш көзе алтын булсын” исеме астында чара уздырылды.
Катнашучылар викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, табышмаклар чиштеләр. Әлеге бәйрәм барышында өлкәннәрне котлап күңелле җырлар башкарылды, котлау сүзләре яңгырады.
Бәйрәм кәефе беркемне дә читтә калдырмады. Чарада барлык тернәкләнүчеләр дә бөтен борчуларын онытып, күңелләренә рәхәтлек алдылар, үзләрен бер мизгелдә бәхет дәрьясында итеп тойдылар.