Балтач җирлегендә гомер итүче Каюмова Зәйнәп Сонгатулла кызына 10 октябрь көнне 90 яшь тулды.Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Ильдар Габдрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.