Бердәм консультация көне кысаларында татарстанлыларга Росреестр идарәсе, Кадастр палатасы, Башкарма комитет, салым хезмәте вәкилләре юридик хезмәт күрсәтте. Гражданнарны борчыган сораулар күп торле: йорт һәм гаражларны рәсмиләштерү, объектны кадастр исәбенә кую яки төшеру, җир паеннан ничек баш тарту һәм башкалар. Быелның ноябрь аенда тагын бер тапкыр Бердәм консультация көне үткәрелү планда каралган. Моннан тыш, ведомство колл үзәгенә тәүлек буе түләүсез номер буенча мөрәҗәгать итәргэ була, тел. 8 800-100-34-34.