«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Өлкән буын кешеләренә игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан семинар үткәрде

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә буйсынучы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге Балтач штб өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча бушлай семинар оештырды.

Тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына ТР ТКХ өлкәсендә Региональ иҗтимагый контроль үзәге экспертлары Зоя Виктор кызы Куклина һәм Геннадий Михаил улы Сомов җавап бирде.

Аудиториядә аеруча кызыксынуны түбәндәге темалар уятты:

  • капиталь ремонтта инвалидлар һәм пенсионерлар өчен күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләр һәм субсидияләр сыйфатын контрольдә тоту системасы;
  • аерым алганда, гражданнарның актуаль торак-коммуналь мөрәҗәгатьләре буенча юридик практика;
  • торак-коммуналь законнарда актуаль үзгәрешләр.

Семинарда катнашучы һәрбер кеше файдалы әдәбият комплекты һәм «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү» программасы буенча уку курсларын тәмамлау турында сертификат алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International