Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә лаеклы ялдагы өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре уздырыла. Бу дәресләрдә өлкәннәребез хәзерге заман техникасы белән эшләү тәртибен, Интернет сайтлардан кирәкле мәгълүмат алу, дәүләт хемәтләре порталы белән ничек эшләү тәртибе белән танышалар.
Әлеге компьютерга өйрәтү дәресләре - өлкән буын кешеләренә ялгызлык хисен онытырга, замана яңалыкларыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.