2018 нче елның 4 нче октябрендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова “Волонтер” үзәге активистлары белән берлектә “Безнең кадерлеләребез” дип исемләнгән акция уздырдылар. Әлеге акциядә алар социаль карамакта торучы өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. Волонтерлар өлкәннәребезне үз куллары белән ясаган открыткалар һәм чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләр белән сөендерде.