3 октябрь көнне Сосна мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Өлкәннәр өчен чәй табыны, шулай ук концерт оештырылды. Аларны Балтач муниципаль районынын финанс-бюджет палатасы председателе Ильясов Р.М., Сосна авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Ф.С., ҖЧҖ “Сосна” җитәкчесе Ситдиков Ф. Г. котладылар.