«Л.Н. Толстойның иҗат юлы буйлап» дип исемләнгән чара

2018 елның 14 сентябре, җомга

2018 нче елның 14 нче сентябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Л.Н. Толстойның иҗат юлы буйлап” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның бурычлары – Лев Толстойның дөньяга карашы һәм тормыш юлындагы кызыклы фактлар белән танышу. Укучылар шулай ук язучының “Арыслан һәм Тычкан” мәсәленә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карадылар. Чара ахырында алар Лев Толстойның күренекле әсәрләренә карата рәсем ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International