Дорга авылында гомер итүче Ершова Гыйлмиямал Гайфетдин кызына 7 сентябрь көнне 90 яшь тулды.Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов, “Активист” авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Рафил Зәкиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.