2018 нче елның 6 сентябрендә Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач районы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова коррекция классында бала белән индивидуаль дәрес үткәрде. Дәрес барышында вак моториканы формалаштыру, баланың игътибарын һәм хәтерен үстерү буенча күнегүләр үткәрелде. Соңыннан укучы социаль педагог белән берлектә иҗади эш башкардылар –«Минем яраткан хайван» рәсемен ясадылар.