Балтач җирлегендә гомер итүче Сабирҗанова Саҗидә Шиһап кызына 6 сентябрь көнне 95 яшь тулды.Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.