2018 ел 04 сентябрендә бердәм гражданнарны кабул итү үткәрү көне кысаларында Балтач муниципаль районында алимент түләтү буенча бушлай юридик консультация уздырылды. Кабул итүдә Балтач һәм Кукмара районнары суд приставларының җитәкчесе Н.Р. Гайнанов, Балтач муниципаль районының прокурор ярдәмчесе Г. М. Галиуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г. А. Әхмәдиева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең мөдире вазыйфаларын башкаручы Н.М. Закирова, халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге мөдиренең вазыйфаларын башкаручы А.А. Шакирова, Балтач район башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторы әйдәп баручы белгеч З. Г. Шәйхетдинова, «Хезмәт» газетасы баш мөхәррире В. М. Зәкиев.
Суд приставлары бүлек начальнигы Наил Рәфкат улы алимент бурычларын түләтү тәртибе белән таныштырды, шулай ук суд приставларының элегрәк башкарылган эшләр хакында.
Кабул итү вакытында катнашучы органнарың һәрберсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар:, эшсез бурычлыларны, эшкә урнаштыру, имин булмаган гаиләләрне, контрольдә тоту, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау һ. б.