Балаларга - ярдәм кулы

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018 нче елның 3 нче сентябрендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалид һәм ятим балаларга ярдәм итүче “Наз”  хәйриячелек фонды президенты Сайфетдинова Нурания Фердобаевна белән берлектә аз керемле гаиләләргә яңа уку елы өчен мәктәп кирәк-яраклары таратылды. Чарада 18 яше тулмаган  7 бала һәм аларның ата-аналары катнашты.

Теркәлү узганнан соң, психолог Гүзәл Зиганшина ата-аналарга “Үз-үзеңне таны” дип аталган тренинг-чара уздырды. Монда ул олылар һәм балаларның үзара аңлашу һәм аралашуда булган нечкәлекләрне аңлатты. Чарада Нурания Сайфетдинова ата-аналарга һәм балаларга  бик күп матур, җылы сүзләр әйтте, яңа уку елы белән котлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International