31 август көнне Республика көне уңаеннан Куныр авыл китапханәсендә “Гүзәл илем, туган җирем” исемле күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәгә Татарстан республикасының тарихын, бүгенге көнен чагылдырган китаплар куелды. Шулай ук китапханәдә Куныр авылының гүзәл табигатен, тырыш, эшсөяр халкының уңганлыгын тасвирлаучы гөлбакча фотоларыннан күргәзмә эшләнде.