Конкурс «Иң яхшы чәчәклек - 2018» пгт.Балтаси

2018 елның 31 августы, җомга

 Татарстан Республикасы көне уңаеннан авыл җирлекләре һәм «Наз» комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә 6 августтан 28 августка кадәр пенсионерлар һәм инвалидлар катнашында"Иң яхшы чәчәклек - 2018" конкурсы үтте.

 21 кеше катнашында узган “Иң яхшы дизайнер”, “Ин яхшы архитектура формасы” номинацияләре җиңүчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләп китте.

 “Наз” комплекслы үзәк хезмәткәрләре кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы тасмаларын таратты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International