30 август- Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан 2018 елның 29 август көнендә Балтач районны ГХАТ бүлегенең тантаналар залында бәйрәм алды чарасы уздырылды. Бу бәйрәмдә Балтач районнының 14 яше тулган 10 яшь гражданы да катнашты. Аларга ГХАТ булеге хезмәткәрләре, Россия федераль миграция хезмәтчелеге инспекторлары, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә кулларын кысып иң мөһим документ- паспортлар тапшырылды.Балаларга матур теләкләр әйтелде. Киләчәктә алар илебезнең чын патриотлары булып, үзләренең яхшы укулары, актив булулары белән дәүләтебезнең ныгыуна зур өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.