Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары тарафыннан акция уздырылды. Алар район халкын бәйрәм белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы тасмаларын тараттылар.
Шулай ук “Наз” үзәге базасында социаль педагог Лилия Зарипова “Минем Татарстаным” дип исемләнгән чара уздырды. Чарада балалар алдан әзерләнгән альбом битенә Казан күренешләрен ясадылар. Әлеге чараның максаты – арт-терапия һәм үткәрелгән чаралар аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен яшь иҗат әһелләре итеп тойдылар.