Бөрбаштан Рөстәм Заһидуллин гаиләсе Президентта кунакта булып кайтты

2018 елның 28 августы, сишәмбе

27 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чарага җыелган 50 гаилә арасында  Балтач районы Борбаш авылыннан Лилия һәм Рөстәм Заһидуллинар гаиләсе дә катнашты.  Татарстан  Республикасының  казанышларында җәмгыятебезнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора. Тантаналы очрашуга ел да тигез никахта озак еллар яшәүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруйлы, үзләренең яшәү рәвешләре белән үрнәк булып торган гаиләләрне чакыру матур традициягә әйләнде. Рөстәм һәм Лилия Заһидуллинар гаиләсе – районыбыз тарихында үз урынын биләүче, туган як үсешенә өлеш керткән күркәм,  үрнәк гаиләләренең берсе.

Чын гаиләнең нигезе бер-береңә булган хөрмәттән, бер-береңә таяныч булудан, сабырлыктан, күндәмлектән, холык гамәлләреңдә сыгылмалы була алудан төзелә, бары шул очракта гына мәхәббәт- сөюеңне алтын тәхетләргә утыртып саклап яшәп буладыр. Гаилә ул- бер йодрык, туп, әйләнә кебек, анда читләр кермәскә дә, сыймаскада тиеш. Районыбызда күркәм яшәүче гаиләләр бик күп, тик алар үз-үзләрен күрсәтеп, кычкырып, мактанып йөрмиләр, ә сабыр гына, күндәм итеп, күркәм хезмәтләр куеп яши бирәләр. Борбаш авылында гомер кичерүче Рөстәм Рафис улы һәм Лилия Мөдәрис кызы Заһидуллинар гаиләсе дә әнә шундый тыйнак, үрнәк гаиләләрнең берсе. Республикабызның 50 үрнәк гаиләсе белән Президентыбыз һәм аның тормыш иптәше котлаына ирешкән әлеге гаилә- күп бала тәрбияләүче, гаилә яшәешләре, матур гореф-гадәтләребезне буыннарга илтүче яшь гаилә. Әлеге гаиләнең өстенлеге-бер-береңә игътибарлы булуда, өлкәннәргә хөрмәт һәм ярату белән яшәүдә. Гаиләнең тылы, ышанычлы калканы Рөстәм Рафис улы-2010 елдан район башкарма комитетының яшъләр һәм спорт бүлеген җитәкли. Яшь,энергияле,максатчан җитәкче районыбыз спортчыларының республика, Рәсәй күләмендә халыкара ярышларда көч сынашып, уңышлар яулавына барлык хезмәт-осталыгын кертә. Хезмәт белән бергә спорт тармагында үз өстендә эшләргә дә мөмкинлек таба ул. Хезмәт елларының матур биеклекләрендә алган мактау таныклыклары, республика , район күләмендәге күпсанлы күкрәк билгеләре, медальләр аның нык ихтиярлы шәхес икәнен күрсәтә. Рөстәм Рафис улы 2013 елда узган Универсиада утының ялкынын йортүче дә.

Әлбәттә, ир-егетләрнең һәрбер уңышлары, нәтиҗәле биеклекләре артында аны аңлаучы хатын-кыз тора. Рөстәм Рафисовичныкы-яраткан тормыш иптәше Лилия Мөдәрисовна.Лилия ханым, район үзәк хастаханәсендә райондашларыбызга игелекле хезмәт күрсәтә- шәфкать туташы.Бүгенге көндә Заһидуллинарның 10 еллык гаилә тарихы бар. Җыр- моң сөюче гаилә, биергә дә оста, спортта да алдынгы. Бик теләп республика, район күләмендәге чараларда катнашып, нәтиҗәле урыннар уйлыйлар.Өстәвенә гаилә башлыгы нечкә күңелле, шигҗри җанлы да.Кызлары Галия “Сәзвездие-Йолдызлык”, ә уллары Булат мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында спартакиада җиңүчеләре.Төпчекләре Сәйдәш, әлегә 2 генә яшҗтә булсада, апа-абыйсының уңышларын күзәтеп, алар кебек булырга омтыла.

Заһидуллинар гаиләсе сөю-сәгадәт эчендә яши. Алар бер-берсен яратулары, үзләре кебек үрнәк балалар үстерү белән бик бәхетле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International