Рәшидә Нәҗметдин кызы Әсхәдуллинага 90 яшь тулды.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

   Куныр авылында гомер итүче Рәшидә Нәҗметдин кызы Әсхәдуллинага 27 август көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәгенең өйгә барып  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гарипова, Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илзия Нәҗипова, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International