«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 сентябрь көнне «Автобабай-2018» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.
Әлеге конкурс ике өлештэн тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсе теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 14 сентябрь көнне катнашучыларнын үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге машинасы булуы шарт. Конкурска 14 сентябрь көнне сәгать 10.00 ДОСААФка көтеп калабыз.