“Дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон документ рәвешендә гариза тапшырганнан соң 21 эш көне дәвамында бирелә. Кирәк булган очракта бу вакыт озайтылырга да мөмкин”.
Гариза тапшыру өчен универсаль парольне (ЕСИА) күрсәтергә кирәк. ЕСИА “Шәхси кабинет”ын теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин. Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталында башка төр белешмәләр дә бирәчәк.