Районыбыз кураторы Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңенханов исемнннән чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләде

2018 елның 29 июне, җомга

28 июнь көнне районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлап кулларына өлгергәнлек аттестаты  алган егет-кызлар өчен  район мәдәният үзәгендә  "Чыгарылыш кичәсе" гөрләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары хөрмәтенә  бәйрәмебез кунагы, районыбыз кураторы Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңенханов исемнннән ихлас котлаулар ирештерде һәм мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен рәхмәтен белдерде. 

«Хөрмәтле укучылар, сез барыгыз да сәләтле, акыллы, намуслы һәм үз алдыгызга куелган максатыгызга ирешүчән балалар. Инде менә бердәм дәүләт имтиханы аша сынауны уздыгыз һәм нәтиҗәгә ирештегез. Сезнең  һәберегезнең үз позициясе бар һәм сез тормышыгызның мәгънәсе булачак юлны аеруча игътибар белән сайларга тиешсез. Мин сезгә чын күңелдән барлык изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Республикабыз җитәкчелеге исеменнән сезгә барлык планнарыгызны, эшләрегезне гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар, тырыш булуыгызны телим. Безнең яраткан Татарстаныбыз һәрберегезнең казынышы белән кызыксына, горурлана, һәм безнең якты киләчәгебез сезнең бүгенге уңышларыгыздан тора.

Татарстан Республикасында ел саен яңа белем бирү учреждениеләре төзелә, һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, Россиянең, шулай ук чит илләрнең төрле тармаклар буенча әйдәп баручы лидерлары белән тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашуга зур игътибар бирелә. Сезгә үзегезне теләсә кайсы өлкәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Мәктәптә алган белем һәм тәрбия тормышларыгызда ныклы нигез булыр дип өметләнеп калам. Барысы да сезнең кулда! Кыюрак булыгыз!

Безнең Татарстан яшьләренең интеллектуаль сәләтләре, энергиясе һәм кыюлыгы бөтен дөньяда билгеле һәм бу күрсәткечләр уку йортларына кергәндә югары көндәшлекне тәшкил итәчәгенә ышанып калам» диелә  әлеге котлауда.

Шулай ук бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин да әлеге теләкләргә кушылып, укучыларны котлап, изге теләкләрен ирештерде. Елдан-ел районда  бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең яхшыра баруын билгеләп үтте. Барлык имтиханнарын да уңышлы үтеп, бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган 32 укучыга  алтын  медальләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International