27 июнь көнне лагерендә наркотикларга каршы айлыгы кысаларында “Романтик” җәйге лагеренда профилактик квест уен уздырылды. Балалар профилактик станөияләрдә бик актив катнаштылар, уенның бөтен сорауларына тулысынча җавап бирделәр.
Шулай ук чара барышында яшүсмерләргә яшләр көненә багышланган “Яшлегем минем” дип исемләнгән акция үткәрелде. Һәр теләгән кеше үз сәламәт яшәү темасына үз теләкләрен яздылар. Әлеге чарада 110 яшүсмер катнашты.