26 июнь көнне Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Наз” үзәгенен психологы Гузәл Зиганшина Балтач урта мәктәбенен лагерендә халыкара наркотикларга көрәш көне уңаеннан профилактик акция уткэрде. Балалар үзләренен рәсемнәре аша буш вакытларын уңайлы үткәрү төрләрен күрсәттеләр. Чарада 40 укучы катнашты.