Федорова Елизавета Тимофеевнага 20 май көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

    Ярак Чурма авылында яшәүче тыл ветераны Федорова Елизавета Тимофеевнага 20 май көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениевнар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Елизавета Тимофеевна озак еллар колхозда эшләгән, бугенге көндә уллары белән матур гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International