Смәел авыл җирлеге яңалыклары. Рамазан аена кергәч тә, Смәел мәчетендә ифтар ашы уздырылды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Рамазан аена кергәч тә, Смәел мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Бу айда һәркем саваплы, изге гамәлләр  кылып калырга ашыга. Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә – әнә шундый изге эшләрнең берсе. Мәҗлестә түбәтәйле бабайлар, ак яулыклы әбиләр,абый-апалар, балалар катнашты.Шулай ук, ифтар мәҗлесен олылап килгән кунаклар да  күп  иде. Ниятең никадәр генә изге булмасын, хәзерге заманда бөтен нәрсә беренче чиратта акчага килеп терәлә. Бу мәсьәләне дә авылыбызның мөхтәрәм затлары уңай хәл иттеләр. Төп иганәчеләр “Смәел” җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәр Әхмәдиев Фәнис булды.

Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул булып, ифтар мәҗлесен оештыручыларга да,  әзерләүчеләргә дә, мәҗлесне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булса иде.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International