Бүген – 11 май көнне Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе - Гыйльметдинов Нурислам Вәлимхәмит улы, комиссия әгъзаләре; район башкарма комитетының бүлек башлыклары; район прокуроры А.Ш.Низамиев; җирле үзидарә башлыклары; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмэт» район газетасыннан журналистлар катнашты. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча 2017-2020 еллар өчен кабул ителгән муниципаль программаның 2018 нче елның 1 кварталына үтәлеше турында.
(Балтач район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.гарипова чыгыш ясады).
2. «Имин шәһәр» аппарат программалар комплексының район территориясендә куллану буенча күрелә торган чаралар турында.
(Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең ярдәмчесе Р.А.Тазутдинов чыгыш ясады).
3. Бердәм дәүләт имтиханнарында, чыгарылыш кичәләрендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә шулай ук район территориясендә балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру вакытында куркынычсызлык чараларын оештыру турында
(Мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Ю.Закиева; яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р.Загидуллин чыгыш ясады).
4. Ураза һәм "Сабантуй" бәйрәме белән бәйле мероприятияләр үткәрү чорында Балтач район халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне планлаштыру турында.
(Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.Ф.Гайнутдинов чыгыш ясады).
5.Республикада 2018 елгы дөнья чемпионатын FIFA футбол уздыру вакытында район территориясендә террорчылык һәм экстремистик күренешләрне булдырмау максатыннан профилактик чаралар турында.
(Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И. К. Усманов чыгыш ясады).
6.Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе - Гыйльметдинов Нурислам Вәлимхәмит улына сүз бирелде.
Утырышның ахырында йомгаклап, район башлыгы Рамил Нотфуллин түбәндәгеләр җиткерелде:
- терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча 2017-2020 еллар өчен кабул ителгән муниципаль программаның үтәлешен программада күрсәтелгән һәрбер җитәкчегә җиренә җиткереп эшне оештырырга;
-район башкарма комитетына, Финанс-бюджет палатасына2018 нче елда булган мөмкинлекләрдән чыгып районда урнашкан паркларда, спорт корылмаларында, мәдәни чаралар үткәрү урыннарында, күп фатирлы йортларның ишек алларында һәм керү урыннарында, зур юл чатларында яңа видеокамералар куюны дәвам итү өчен финанс мөмкинлекләрен уйларга. 2019 ел өчен район бюджетынформалаштырганда финанслауның аерым статьясын булдыруны тәэмин итәргә;
-район башкарма комитетына үзенең төзелеш, торак коммуналь хужалык һәм архитектура бүлеге белән берлектә яңа төзелә торган, реконструкция, капиталь ремонт үтә торган муниципаль объектлардакуркынычсызлыкны тэәмин итү өчен видеокүзәтү оештыру (куйдыру) мөмкинлекләрен проект, сметалар эшләгәндә үк финанслауны кертүен тырышырга;
-район башкарма комитетына алга таба үзәк бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең (ЕДДС) видеокамералардан килә торган информацияне җыю һәм күзәтеп бару үзәге булачагын исәпкә алып, бу оешманы иркенрәк бинага күчерүне һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин итүне планшатырырга;
Террорчылыкка каршы көрәш район комиссиясе карарлары авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре тарафыннан үтәлеп барылсын.